«Азимут» авиакомпаниясе Бегишево аэропортына ике яңа рейслар белән килә

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Кама аръягы аэропортына беръюлы ике яңа рейс керәчәк: “Азимут” авиакомпаниясе Бегишеводан Краснодар һәм Ростов-на-Дону шәһәрләренә рейслар ача.

“Азимут” авиакомпаниясе 10 сентябрьдән Краснодарга һәм 13 сентябрьдән Ростов-на-Дону шәһәренә рейсларның даими рәвештә йөрүенә старт бирә.

Краснодар һәм Ростов-на-Дону шәһәрләренә яңа рейслар Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә төбәк авиаташуларның үсешенә мөмкинлек бирү максатыннан федераль программасы кысаларында башкарылачак.

Искәртеп үтәбез, “Азимут” авиакомпаниясе (www.azimuth.aero) “Платов” (Ростов-на-Дону)  һәм Пашковский (Краснодар) аэропортларында урнашкан, Көньяк Россия авиаперевозчигы. «АЗИМУТ Авиакомпания»се флоты модификациясе яхшыртылган SSJ100-95LR (Long Range) очу ераклыгы арттырылган Сухой Суперджет 100 самолетларыннан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International