Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 20 июле, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 109 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5527 кеше килгән, 5015 пассажир киткән.

20 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшенле, җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, тизлеге секундына 15-20 метр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. Температура: +24 - +29 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International