Кама аръягы халкының Әмирлекләргә очу мөмкинлеге барлыкка киләчәк

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

23 нче октябрьдән Кама аръягы халкының Әмирлекләргә очу мөмкинлеге барлыкка киләчәк – «Бигеш» аэропорты җитәкчелеге һәм «Анекс Тур» туроператоры арасында БГӘ турыдан-туры рейслар оештыру турында килешүгә ирешелгән. Очышларны 189 кеше сыйдырышлы Boeing 737-800 очкычларында Onur Air авиакомпаниясе башкарачак. Рейслар атнага бер башкарылачак, Дубайга очу вакыты 5,5 сәгать биләячәк. БГӘ турлар «Анекс Тур» туроператорында ирекле сатуда инде.

«Анекс Тур» туроператоры да, «Бигеш» аэропорты да очкычларның тулу булуына өметләнәләр. Октябрь аенда Бигештән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә рейслар атнага бер тапкыр башкарылачак, теләк белдерүчеләр күп булган очракта ешлыгы атнага ике тапкырга кадәр артырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International