Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 12 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 176 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 116 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 38 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5720 кеше килгән, 5801 пассажир киткән.

17 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан  тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән 14 метра, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. Температура: +26 - +31 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International