Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

12 июль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 169 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 101 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 35 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4570 кеше килгән, 5567 пассажир киткән.

12 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил төньяк-көнбатыштан, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. Температура: +21 - +26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования