Горький тимер юлының Казан регионында травматизм дәрәҗәсе ярты ел эчендә 41% кимегән

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Горький тимер юлының Казан регионында 2018 елның гыйнвар-июнь айларында көнкүрештә травматизм дәрәҗәсе 41% кимегән. Зыян күрүчеләрнең гомуми саны 19 кеше тәшкил иткән, 2017 елда – 32.

Узган елның шул ук чорында тиеш булмаган урыннарда магистраль аша чыкканда 24 кеше һәлак булган, 8 кеше зыян күргән. 2018 елда 13 кеше һәлак булган, 6 кеше зыян күргән.

Һәлакәтләрнен төп сәбәпләре тимер юл инфраструктурасы объектларында булганда кагыйдәләрне үтәмәү - тиеш булмаган урыннарда якынлашып килүче поезд алдыннан юл аша чыгу, тыю зонасына керү, тимер юлда исерек хәлдә булу.

Казан регионында тимер юл инфраструктурасы объектларында гражданнарның травма алу очракларын кисәтү буенча даими профилактик эш алып барыла. Аерым алганда, җәяүле күперләрен һәм түшәмәләрен төзү һәм төзекләндерү башкарыла, плакатлар һәм куркынычсызлык билгеләре урнаштырыла, хокук саклау органнары белән уртак рейдлар, белем бирү учреждениеләрендә профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International