Казан-Сосновка һәм Казан-Арча шәһәр яны поездларының җәдвәле бер көнгә үзгәрәчәк

10 июль 2018 ел., сишәмбе

17 июльдә техник сәбәпләр аркасында ике шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк.

6410 нчы номерлы Казан-Сосновка поезды Казан станциясеннән 20.50 китәчәк, Сосновка станциясенә 00.26 киләчәк.

6412 нче номерлы Казан-Арча поезды Казан станциясеннән 18.52 китәчәк, Арча станциясенә 20.49 киләчәк.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru,  шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования