Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 30 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 178 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 107 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4733 кеше килгән, 5408 пассажир киткән.

10 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал, җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 14 метрга кадәр, яшен вакытында 17-22 метрга кадәр. Температура: +22 - +27 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International