Татарстанда «Шәле-Баулы» автомагистрале төзелеше проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын формалаштыру кысаларында «Шәле (М-7) – Баулы (М-5)» автомагистрале төзелеше проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, 2008 елның 22 сентябрендә Актүбәдә булган Россия һәм Казахстанның чик буе төбәкләре җитәкчеләре форумы кысаларында Дмитрий Медведев һәм Нурсолтан Назарбаев Санкт-Петербург - Казан - Оренбург - Актүбә - Алма-Ата - КХР чиге маршруты буенча Европаны һәм Көнбатыш Кытайны бәйләүче автомобиль юлларын үстерү һәм хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.

Автомагистраль төзелеше Россия Федерациясе транспорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак коллегия утырышының 2006 елның 23 июнендәге 3/369 нчы номерлы карары («О региональных задачах реализации транспортной системы международных транспортной стратегии Российской Федерации на период до 2020 года») һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 нче елның 22 ноябрендәге 1734-р номерлы боерыгы («О транспортной стратегии Российской Федерации») нигезендә алып барыла.

2011 елдан 40 км озынлыктагы «Шәле-Саескан Тавы» участогында автотранспортка хәрәкәт ачылган. 2016 елда Саескан Тавы авылы янындагы Кама елгасы аша 14 км озынлыктагы күпер төзелеше тәмамланган.

Хәзерге вакытта шәхси инвестор 145 км озынлыктагы «Алексеевск-Әлмәт» участогында төзү-монтаж эшләре алып бара. Әлеге участокның бөтен буеннан-буена җир катламын торгызу, инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп кору, ясалма корылмалар, күперләр, юл үткәргечләре төзелеше дәвам итә. 2018 елда капитал салу күләме 2,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта финанслауның еллык лимитыннан 40% үзләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International