Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 127 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 123 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 115 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5469 кеше килгән, 6604 пассажир киткән.

9 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал, җил көньяк-көнбатыштан, яшен вакытында тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр. Температура: +23 - +28 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International