Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 6 июле, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 189 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 141 рейс башкарылган, шул исәптә 32 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 7237 кеше килгән, 5189 пассажир киткән.

6 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көньяк-көнбатыштан, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: +24 - +29 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International