Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 166 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 116 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 46 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 6557 кеше килгән, 6243 пассажир киткән.

5 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал, көньяктан талгын җил, яшен вакытында тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр. Температура: +23 - +28 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International