Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 201 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3939 кеше килгән, 3869 пассажир киткән.

14 нче июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән 14 метрга кадәр. Температура: +14 - +19 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International