«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Олег Кошевой урамының транспорт йөри торган өлеше ремонтланган

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Олег Кошевой урамының транспорт йөри торган өлеше ремонтланган. Гомуми мәйданы 8 700 кв. м булган урам буенча искесен салдырып югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетоны катламы җәелгән. Тротуарларны ремонтлап, юл тамгалары төшереп, җитешмәгән юл билгеләрен һәм коймаларны куеп бетерәсе калган.

Эшләрнең генераль подрядчысы булып, Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе, «Каздорстрой» ҖЧҖ тора.

Исегезгә төшерәбез, аның озынлыгы 853 м тәшкил итә. Ул көнбатыштан төньяк-көнчыгышта таба Соцгород мәйданы янындагы Копылов урамы белән Моторостроителей мәйданы янындагы Дементьев һәм Ижевск урамнары киселешеннән үтә. Ул Копылов, Трамвай, Лиза Чайкина, Годовиков, Дементьев һәм Ижевск урамнары белән кисешә.

Урам Советлар Союзы Герое исеме белән аталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования