Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 194 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 96 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4993 кеше килгән, 5254 пассажир киткән.

13 нче июньдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, кайбер районда яшен, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр. Температура: +16 - +21 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International