Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 182 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 104 рейс башкарылган, шул исәптә 21 чартер, 37 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4897 кеше килгән, 5634 пассажир киткән.

7 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +12 - +17 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International