Казанның "Көнчыгыш" автовокзалыннан Мәскәүгә яңа маршрут ачыла

2018 елның 18 мае, җомга

Казанның "Көнчыгыш" автовокзалыннан яңа Мәскәү-Казан-Мәскәү маршруты ачыла. Уңайлы автобуслар Казаннан 19.30 сәгатьтә сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә китәләр һәм Мәскәүгә «Новогирево» автостанцисенә 06.30 киләләр. Кире якка рейслар – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 22.00 сәгатьтә кузгалып китәләр, Казанга 09.00 килеп җитәләр. Маршрут Чабаксар һәм Түбән Новгород аша үтә.

Шулай ук Казан-Яр Чаллы-Казан муниципальара маршрут җәдвәлендә  үзгәрешләр кертелүен хәбәр итәбез. "Көнчыгыш" автовокзалыннан автобуслар Яр Чаллыга көн саен 06:40; 08:40; 11.30; 13.40; 14.50; 18.00 китәләр. Кире якка Яр Чаллы автостанциясеннән - 06.30; 07.30; 11.30; 13.40; 16.30 һәм 18.00 сәгатьтә.

Исегезгә төшерәбез, "Көнчыгыш" автовокзалы “Казан” агросәнәгать паркыннан ерак түгел урнашкан һәм 06.30дан 20.00 кадәр эшли. Рейслар турында тулырак мәгълүматны 233-41-17 һәм 259-30-37 телефоннары буенча белергә була. Аңа кадәр 5, 33, 34, 63, 71 һәм 197 нче номерлы шәһәр автобусларында барып җитәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International