Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашында чираттагы баланс комиссиясе утырышы узды.
Утырышта «СК «Татфлот» АҖ, «Альметьевское ПАТП» АҖ, «Альметьевское транспортное управление» МУП, «Нижнекамское ПАТП» ҖЧҖ, «Таттехконтроль» (Казан ш.) АҖ, Казанның «ПАТП-2» МУП һәм «Пассажирские перевозки» ҖЧҖ (Яр Чаллы ш.) 2018 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм социаль фондларга түләүләрнең хәленә, хезмәт хакы буенча бурычлар буенча анализ ясалды. Шулай ук әлеге предприятеләрдә производство травмалары, хезмәт шартлары һәм аны саклауның хәле, һәм бәхетсезлек очракларын киметү өчен кулланыла торган чаралар каралды.
Утырыш барышында, предприятеләрнең 15.05.2018 булган салымнар һәм Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына түләүләр буенча гомуми суммасы 10 млн. сум тәшкил иткән бурычларны түләүләре билгеләнде.
Хезмәт хакы һәм салымнар буенча предприятиеләрнең бурычлары юк.