«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанның Оренбург трактында ремонт бара

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанның Оренбург трактында Танк боҗрасыннан Даурия урамына кадәр участокта ремонт тулы көченә бара. Ремонтның гомуми мәйданы 48 мең кв. м. тәшкил итә. Хәзерге вакытта асфальт-бетон япмасы фрезерланган һәм асфальт-бетонны тигезләүче катлам җәелә. Шулай ук тротуарларны ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру чараларын яңарту, люкларны һәм ливневкаларны демонтажлау планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Оренбург тракты Павлюхин урамының дәвамы һәм шәһәр чикләрендә Р239 федераль автомобиль юлының өлеше булып тора. Бу РКХ/РБКХ хастаханә шәһәрчегенә һәм «Казан» халыкара аэропортына төп магистральләрнең берсе. Павлюхин урамыннан Танк боҗрасына кадәр урам озынлыгы - 1560 метр, машиналар йөрү өлешенең киңлеге - һәр якка өчәр полоса. Хәрәкәт ешлыгы сәгатенә 2500-3000 автомобиль тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International