24-26 нчы апрельдә Казан-Албаба-Казан шәһәр яны поездлары маршрутлары Зөя станциясенә кадәр кыскарачак

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Пассажирлар платформасын капиталь төзекләндерү эшләре башкару сәбәпле 24 һәм 26 апрельдә Казан-Албаба-Казан шәһәр яны поездлары маршрутлары Зөя станциясенә кадәр кыскарачак.

Казан-Албаба маршруты буенча 6365 нче номерлы поезд гамәлдәге җәдвәл буенча Казан-Зөя маршруты буенча барачак (Казаннан чыгып китү вакыты: 13.50, Зөягә килеп җитү вакыты: 15.07).

Казан-Албаба маршруты буенча 6366 нчы номерлы поезд гамәлдәге җәдвәл буенча Зөя-Казан маршруты буенча барачак (Зөядән чыгып китү вакыты: 17.06, Казанга килеп җитү вакыты: 18.27).

Пассажирларга Зөя-Албаба һәм Албаба-Зөя участогында автобус маршрутлары оештырылачак.

Зөя станциясеннән автобус 15.15 сәгатьтә кузгалачак (автобус тукталышына кичү юлы күпер аша), алга таба Ходяшево, Бишбатман, Киреево, Албаба станциясенә килеп җитү 16.00 сәгатьтә.

Албаба станциясеннән автобус 16.05 сәгатьтә кузгалып китә, алга таба Киреево, Бишбатман, Ходяшево, Зөя станциясенә килеп җитү 16.50 сәгатьтә.

Автобуста йөрү тиешле маршрут буенча шәһәр яны поезды билеты булганда гына башкарыла.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru,  шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International