14 транспорт комплексы предприятиесе хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-бәйгесендә җиңүче булды

22 март 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде.

 2017 ел нәтиҗәләре буенча хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оештырылган эш смотр-бәйгесенең җиңүчеләре итеп транспорт комплексының 14 предприятиесе танылды.

Комиссия хезмәтне саклау өлкәсендә 500 артык хезмәткәре булган иң яхшы транспорт оешмасы итеп “Казан” халыкара аэропортын таныды. Икенче урында – “Электротранспорт” ҖЧҖ, өченче – “ПАТП № 4” МУП.

Хезмәтне саклау өлкәсендә 500 кадәр хезмәткәре булган иң яхшы транспорт оешмасы дип “Нижнекамское ПАТП-1” АҖ танылды, икенче урында “Бөгелмә” Аэропорты” ҖЧҖ.

“500 кадәр хезмәткәре булган юл хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә 1 нче урынны “Татнефтедор” ҖЧҖнең Зәй идарәсе яулады, 2 нче урында – “МДСУ-1” ҖЧҖ.

Хезмәтне саклау өлкәсендә 500 кадәр хезмәткәре булган иң яхшы транспорт оешмасы (үзенчәлеген исәпкә алып) - “Горэлектротранспорт” МУП (Түбән Кама шәһ.).

“100 кадәр хезмәткәре булган юл хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы оешма” номинациясендә “Төзелеш” оешмасы җиңүче булды. 2 нче урын “РусРемСтрой” ҖЧҖ бирелде, өченче урында – “Чистопольский автодор” ҖЧҖ.

Хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы технологик транспорт оешмасы итеп  “ТрансСервисЛениногорск” ҖЧҖ танылды.

 “Куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру һәм хезмәтне саклау буенча  иң яхшы оешма” номинациясендә “Юл хәрәкәте иминлеге” Дәүләт бюджет учреждениесе җиңде.

Хезмәтне саклау буенча проблемаларны хәл итүдә актив катнашканы өчен комиссия “Нижнекамское ПАТП” ҖЧҖ билгеләп үтте.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы дипломнары белән бүләкләнәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования