Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында законнар нигезендә даими йөрүче муниципальара маршрутлар буенча ташуларны гамәлгә ашыру хокукына таныклык алу өчен ачык конкурс үткәрелде.
Конкурста түбәндәге автобус маршрутларына 5 лот уйнатылды: № 530 Зур Менгер (тукталыш мәйданчыгы) - Олы Әтнә (Олы Әтнә авылы тукталыш павильоны) - Казан («Көнчыгыш» автостанциясе), № 118 Казан («Көньяк» автовокзалы) - Пиголи (Пиголи авылы тукталыш пункты), № 559 Тетеево (Тетеево авылы тукталыш пункты) - Казан («Көньяк» автовокзалы), № 689 Азнакай (Азнакай шәһәре автовокзалы) - Казан Чистай аша («Көньяк» автовокзалы, Чистай шәһ. автовокзалы) № 640 Яр Чаллы (Яр Чаллы шәһ. тимер юл вокзалында тукталыш пункты) – Ижевка, санаторий «ИжМинВоды» (Ижевка авылы тукталыш пункты) - Яр Чаллы (Яр Чаллы шәһ. тимер юл вокзалында тукталыш пункты).
Конкурста катнашуга заявкалар белән 4 конверт тапшырылган.
Конкурс комиссиясе конкурста катнашуга үткәрелгән ташучыларның заявкаларын бәяләячәк һәм конкурс документлары критерияләре нигезендә баллар бирәчәк. Конкурска кертү беркетмәсенә заявкалы конвертларны ачканнан соң 10-нчы эш көненнән соңга калмыйча кул куелырга тиеш, заявкаларны бәяләү һәм чагыштыру беркетмәсенә - заявкалы конвертларны ачканнан соң 20-нче эш көненнән соңга калмыйча. Җиңүче итеп транспортта хезмәт күрсәтү шартларының иң яхшысын тәкъдим иткән ташучы танылачак.
Конвертларны ачу нәтиҗәләре белән беркетмәләр министрлыкның рәсми сайтында 14.03.2018 «Юл-транспорт комплексы» бүлегендәге «Транспорт хезмәтләре күрсәтү»/ «Муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурс» бүлекчәсендә урнаштырылган. Конкурс нәтиҗәләре законнар нигезендә 14 апрельгә кадәр чыгарылачак.