«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Гадел Кутуй урамында тулысынча ремонт ясалачак

2018 елның 13 марты, сишәмбе

2018 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Гадел Кутуй урамы 104 нче номерлы йорттан алып Бухарская урамына кадәр тулысынча ремонтланачак. Участокның озынлыгы 500 м тәшкил итә, юлның транспорт йөри торган өлешенең киңлеге - 7 м. Ремонт барышында 3500 кв.м мәйданда яңа катлам югары сыйфатлы асфальт-бетон җәеләчәк (искесе салдырылачак). Шулай ук борт ташлары кую һәм горизонталь юл билгеләре төшерү планлаштырылган.

Әлеге участок ремонт планына юлларның техник торышы һәм «Халык контроле», Бөтенроссия Халык Фронтының «Җимерек юллар картасы» дәүләт мәгълүмат системасына агломерация халкының мөрәҗәгатьләре нигезендә кертелгән.

Урамыда йортлар, гараж комплекслары, эшлекле, сәүдә һәм җәмәгать биналары урнашкан. Аерым алганда, Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәге, «Медтехника» заводы, «Кулонэнергомаш» акционер җәмгыяте, ЖБИ-3 һ. б.. Нәкъ ремонтланучы участокта инженерлар әзерли торган лицей урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International