«Бигеш» аэропорты язгы-җәйге навигациягә актив әзерләнә

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Татарстанның «Бигеш» аэропорты язгы-җәйге навигациягә актив әзерләнә. Февральдә җәйге җәдвәл рейсларына билетлар сатыла башлады: «Ижавиа» авиакомпаниясе – Сочи, Анапа, Симферопольгә. Nordavia һәм Nordwind Airlines - Симферопольгә. «Җиңү» лоукостеры Сочига һәм Санкт-Петербургка яңа рейска билетлар сатуга старт бирде. Халыкара юнәлешләргә килгәндә, Anex tour, Pegas touristik, Coral Travel һәм Intourist операторлары турпакетлары составына кергән Төркия (Даламан, Анталья), Тунис (Монастир) курортларына билетлар сатып алырга була.

Март аенда яңа рейслар ачылу сәбәпле пассажирлар агымының артуы көтелә. Исегезгә төшерәбез, 6 мартта Екатеринбургка һәм Минераль Суларга («РусЛайн» авиакомпаниясе) турыдан-туры очышлар старт алды. 27 мартта «Җиңү» лоукостеры Санкт-Петербургка даими рейслар ачачак. Шулай ук, «РусЛайн» авиакомпаниясе һәм «Алеан» туроператоры арасында «Бигеш» аэропортыннан Ставрополь крае курортларына түбән бәядәге очышлар кергән турпакетларны формалаштыруга һәм сатуга әзерлек турында килешүгә ирешелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International