Utair авиакомпаниясе яңа Казан-Волгоград юнәлеше ача

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Utair авиакомпаниясе 3 майдан  Казан-Волгоград маршруты буенча даими рейслар башкаруга керешә.

Казаннан очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14:00 сәгатьтә башкарылачак. Волгоград шәһәреннән самолет 11:00 сәгатьтә юл алачак. Очыш вакыты 2 сәгать тәшкил итәчәк. Авиабилетлар бәясе ике якка 10 600 сумнан башлана.

Utair авиакомпаниясе рейсларына авиабилетларны https://www.utair.ru/ сайтында, шулай ук «Казан» аэропортының http://www.kazan.aero/for-passengers-and-guests/ticketing/ сайтында сатып алырга мөмкин. Билетлар сатуда.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International