Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 239 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 128.

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 6 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3516 кеше килгән, 3460 пассажир киткән.

12 нче мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил тотрыксыз, салмак. Температура: -5 - -10 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International