Янаул тимер юл станциясендә поездларга, автобусларга һәм самолетларга билетлар сатып алырга була

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

"Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе Янаул станциясендә авиабилетлар, ерак араларга йөрүче поездларга һәм шәһәрара маршрутларда йөрүче автобусларга билетлар сата башлады.

Билетларны шәһәр яны кассаларында көн саен Мәскәү вакыты буенча 02.50-17.25 сәгатьтә сатып алырга була. Тәнәфес 08.30-10.40, 11.20-14.40, 16.00-16.30 сәгатьтә.

Әлеге хезмәт шулай ук Казан-1, Восстание-Пассажирская, Компрессорый, Васильево, Свияжск, Ижевск, Люга, Пычас һәм Заводская станцияләрендә тәкъдим ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International