Әлмәттә 18 нче март көнне Игелекле эшләр марафоны вакытында Ленин һәм Гагарин урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

18 мартта Әлмәттә «Игелекле эшләр марафоны-2018» узачак.

18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр чара кысаларында үткәреләчәк концерт программасын уздыруда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Ленин урамы (Радищев урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр) һәм Гагарин урамы (Ленин мәйданыннан Белоглазов урамына кадәр) буенча транспорт хәрәкәте чикләнә.

Автомобильчеләрне әлеге участокта үз маршрутларын алдан планлаштырып куюларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International