“РЖД Бонус” Ватанны саклаучыларга 500 балл бүләк итә

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «РТЮ Бонус» барлык ир-егетләргә лояльлек программасында катнашучының шәхси счетына 500 бонус баллары бүләк итә. Әлеге бонусны «РТЮ Бонус»та теркәлгән, шулай ук 20 нче февральгә кадәр программада теркәләчәк ир-атлар алачак. Котлау баллары ай буе күчерелеп барачак, һәм аларны ил буенча теләсә нинди тимер юл сәфәренә сарыф итәргә мөмкин булачак.

Хәзерге вакытта программада 1,4 миллионнан артык ир-ат теркәлгән.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның декабрендә «РТЮ Бонус» программасында 3 миллионынчы катнашучы теркәлде.

“РЖД Бонус” лояльлек программасы 2012 нче елның июленнән гамәлдә һәм “Федераль пассажир компаниясе” АҖ поездларында, шул исәпкә “Сапсан” һәм  “Аллегро” поездлары керә, сәфәр кылу өчен, шулай ук машиналар ташу өчен баллар җыярга мөмкинлек бирә. Җыелган балларны премия сәфәренә алыштырырга мөмкин. Программа турында тулырак мәгълүматны rzd-bonus.ru сайтында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International