Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 78 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 276 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 180.

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2823 кеше килгән, 3121 пассажир киткән.

19 нчы февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән кар, урыны белән буран. Көньяктан талгын җил. Температура: - 4 - -8 градус. Юлларда бозлавык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International