“Содружество” шәһәр яны компаниясе вокзалларда һәм шәһәр яны поездларында “Пассажирлар көне” акциясе үткәрә

14 февраль 2018 ел., чәршәмбе

15 һәм 16 февральдә “Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе Горький тимер юлының Казан һәм Ижау регионы вокзалларында “Пассажирлар көне” акциясе үткәрә. Акция барышында теләге булган һәркем шәһәр яны тимер юл транспортында ташуларны оештыру буенча сораулар бирә һәм үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.

15 февральдә акция Нократ Аланы (11.00-12.00), Канаш (11.00-12.00) һәм Ижевск (11.00-12.00) станцияләренең шәһәр яны вокзалларында узачак.  

16 февральдә - Можга (11.00-12.00), Яңавыл (11.00-12.00), Казан-1 (12.00-13.00). Шулай ук, бу көнне акция 6476 нчы номерлы Төрләмә-Арча шәһәр яны поездында Свияжск-Бөреле участогында узачак  (Свияжск станциясеннән 11.12 китә,  Бөреле станциясенә 13.00 килә).

“Пассажирлар көне” мәгълүмати акциясе пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен даими рәвештә үткәрелә. Барлык мөрәҗәгатьләр рәсми рәвештә теркәлә, һәрберсе буенча оператив чаралар күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования