«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе 15 һәм 16 февральдә биш тимер юл станциясендә Май чабу бәйрәмен оештыра.
15 февральдә Май чабу бәйрәме Нократ Аланы (12.00 башлана), Ижевск (16.00 башлана), Канаш (13.00 башлана) станцияләрендә узачак.
16 февральдә бәйрәм Казан-1 (14.00 башлана), Яңавыл (11.00 башлана) станцияләрендә узачак.
Бәйрәм кунакларын бәйгеләр, традиция буенча кайнар чәй белән коймак көтә. Моннан тыш, «Содружество» компаниясе хезмәткәрләре теләүчеләргә «Пригород» мобиль кушымтасына тоташырга һәм ташлама белән поездга билет алырга ярдәм итәчәкләр.