«ЮВТ АЭРО» яңа Мәскәү - Совет маршруты буенча рейс ача

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

25 мартта «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа Мәскәү - Совет - Мәскәү маршруты буенча рейс ача.

Рейслар 50 урынлы Bombardier CRJ-200 самолетларында чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Самолет Домодедово (Мәскәү) аэропортыннан 09:20 оча, Совет шәһәреннән - 14:30. Очу вакыты 2 сәгать 20 минут тәшкил итә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Авиабилет бәясе бер якка 9090 сумнан башлап тора, сату башланган инде.  

Татарстан авиакомпаниясе «ЮВТ АЭРО» ил эчендә 60 юнәлештә очышлар башкара, шул исәптән 20 - Казаннан. Яңа Мәскәү – Совет – Мәскәү рейсы популяр юнәлеш булырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International