Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

12 февраль 2018 ел., дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 114 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән. 
Республика юлларында 332 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 206. 
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер,  9 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2806 кеше килгән, 2809 пассажир киткән.
12 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: -6 - -8 градус. Юлларда бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования