2017 елда Татарстанның транспорт комплексы эшенә йомгак ясалды

2018 елның 27 гыйнвары, шимбә

Бүген Чаллының IT-паркында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2017 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «РЖД» ААҖ филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы Рәшит Сайбаталов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Казаннан Минск, Тбилиси, Батумига самолет маршрутлары ачылуы турында хәбәр итте. Казан һәм Рига арасында турыдан-туры даими рейс ачу иң мөһим вакыйгаларның берсе булды. Ә Бигеш аэропортыннан Әрмәнстан, Израиль, Иран, Кытайга маршрутлар планлаштырыла.

Үзенең чыгышында министр ассызыклаганча, республикада шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар ташуны оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Республикада әлеге хезмәтне «Содружество» компаниясе күрсәтә. Шулай ук Татарстан һәм «РЖД» ААҖ арасында төзелгән килешүләр нигезендә киләчәктә инфраструктура проектларын («Компрессор» транспорт-күчереп утырту төене төзү, Яшел Үзән вокзал комплексын реконструкцияләү) гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Юл хуҗалыгы мәсьәләләренә килгәнда, Л.Сафин «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектының актуальлеген ассызыклады. Авыл торак пунктларына илтә торган юллар хакында да тукталды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International