2017 елның 12 аенда Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 16,8 млн. тонна йөк төялгән, бу узган елдагыннан 1,8%ка күбрәк. Тәүлек саен алынган күрсәткеч буенча тәүлегенә йөк ташу күләме уртача 46 мең вагон тәшкил иткән.
Төбәкнең төп йөк ташучылары булып Татарстан Республикасы (төбәктәге ташылган йөкнең гомуми күләменнән 63% артыграк) һәм Ульяновск өлкәсе (8%) предприятиеләре тора. Алардан тыш, Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге Самара һәм Оренбург өлкәләре клиентларына хезмәт күрсәтә.
Йөк ташуны арттыруда Татарстан Республикасы буенча түбәндәге нефть җитештерүче һәм химия комплексы предприятиеләре зур өлеш керттеләр: «Татнефть-Транс» ҖЧҖ, «ТАИФ НК» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» АҖ, «Менделеевсказот» ҖЧҖ һәм «Алабуга» МИЗ.
2017 елда йөк ташу күләмнәренең артуы түбәндәге номенклатуралар буенча билгеләп үтелде: 129,7 мең тонна урман йөге (+68,4%), 367 мең тонна контейнерлардагы йөк (+50,8 %), 10,6 млн тонна нефть һәм нефть продуктлары (+4,1 %) һәм 804 мең тонна химик ашламалар (+1,9%).