Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

11.01.2018

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 28 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 83 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 534 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 379.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 8 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3084 кеше килгән, 3583 пассажир киткән.

11 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -5 - -10 градус. 


Министрлыкның матбугат хезмәте.



Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования