Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 94 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 445 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 252.

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2362 кеше килгән, 3577 пассажир киткән.

10 нчы гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 5-10 метр. Температура: -4 - -9 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International