“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Томск шәһәрен Казан, Санкт - Петербург һәм Түбән Новгород белән тоташтыра

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 15 гыйнварыннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе өч юнәлеш буенча яңа маршрутлар ача.

Казан-Томск-Казан маршруты буенча рейслар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Билетларны uvtaero.ru сайтында алган очракта, аның бәясе бер якка 5730 сумнан башлап сатылачак. Санкт-Петербург – Томск рейслары җомга гамәлгә ашырылачак, Томск – Санкт-Петербург – сишәмбе. Билетларны uvtaero.ru сайтында алган очракта, аның бәясе бер якка 7090 сумнан башлап сатылачак.

Түбән Новгород-Томск рейслары сишәмбегә планлаштырылган, Томск-Түбән Новгород - шимбәгә. Билетларны uvtaero.ru сайтында алган очракта, аның бәясе бер якка 7090 сумнан башлап сатылачак.

Рейслар CRJ-200 һава судноларында башкарылачак.

Җәдвәл һәм бәяләр турында төгәлрәк мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru/ яки белешмә телефоны (843) 260-15-09 аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International