Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 10 октябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 81 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4547 кеше килгән, 4371 пассажир киткән.

                                                                                                     

10 нчы октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Температура: +11 - +16 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International